Әлмәттә туберкулезга каршы көрәш оештыру

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Соңгы өч елда Әлмәт районында туберкулез белән авыручыларның артуга баруы борчу тудыра. Бу мәсьәлә июнь аенда башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелегендә туберкулезга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында тикшерелде. Хәл бик борчулы булганлыктан, Марат Гыйрфанов кискен чаралар күрергә чакырган иде.

Шуннан бирле утырышлар ай саен үткәрелеп торды, хәлне җайлау өчен барлык чаралар күрелде. Әлмәт районында кешеләрнең үлүен анализлау буенча чираттагы утырыш район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин җитәкчелегендә 24 ноябрьдә үтте.

2014 елның 10 аенда туберкулез белән авыру очраклары 93 булган, шуның 76сы шәһәрдә, 17се авылларда. Туберкулез йоктыручыларны ачыклау һаман да тиешле дәрәҗәдә түгел. Флюорография белән халыкны киң колачлаудан башлап халыкны чирдән саклау юнәлешендә барлык ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлек итүенә кадәр туберкулезга каршы көрәштә барылк мөмкинлекләр файдаланылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International