“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн. Ленин урамындагы 153нче йорт янында төзү эшләре бара. Монда нәрсә төзергә уйлыйлар, кем төзи? Бу мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары булдымы? Бу тирәдә яшәүчеләр әлеге урында спорт мәйданчыгы күрергә теләрләр иде. Шәһәр хакимиятеннән бу хакта кем белән фикерләшергә була?

Җавап: Ленин урамындагы 153нче йорт янында сәүдә үзәге төзүгә әзерлек эшләре бара. Җир участогы “Титул” ҖЧҖнеке (милек хокукы 2013 елның 12 ноябрендә теркәлгән, № 809828).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International