Әлмәт талантларының җиңүләре

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
4-9 ноябрьдә Санкт-Петербургта балалар һәм яшьләр иҗатының халыкара «ПРЕОБРАЖЕНИЕ» конкурс-фестивале үтте. Анда Россиянең һәм элекке СССР илләренең төрле төбәкләреннән коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты.

“Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә жюри Әлмәттәге 1нче сәнгать мәктәбе укучылырының һәм укытучыларының иҗат эшләренә югары бәя бирде, теманың актуальлеген һәм тулы ачылышын, тәэсир итү көчен югары бәяләде. Сәнгать мәктәбе укучылары Абдуллина Камилә, Әхтәмова Азалия, Сударикова Лидия, Филимонова Ангелина, Шайхатдарова Гөлнара II дәрәҗә лауреатлар булды.

“Маэстро” категориясендә шул мәктәпнең укытучылары уңышка иреште. Т.И.Пахомова II дәрәҗә лауреат, О.П.Шабалова һәм С.И.Абдуллина I дәрәҗә лауреат булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International