Мәҗит Салихов Әлмәт көрәшчеләрен җиңү белән котлады

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты тәмамланды. Әлмәт көрәшчеләре бу юлы да үзләрен республикада иң көчле итеп таныттылар. Бу хакта бүген иртәнге планеркада район башлыгы Мәҗит Салихов хәбәр итте. Ул Әлмәт командасын лаеклы җиңү белән котлады.

22-23 ноябрьдә үткән турнирда 46 районнан һәм шәһәрдән 410 көрәшче катнашты. Якташларыбыз Рузил Ганиев, Рамил Синякаев, Руслан Нургалиев, Марсель Гозәеров, Айвар Билалов, Ильяс Галимов үз үлчәүләрендә берәүгә дә бил бирмәделәр. Команда беренчелеге дә Әлмәт батырлары кулында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International