Атналык планерка

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов катнашында атналык планерка булды. Анда үткән атнага йомгак ясалды.

Юлларда аварияләр ешайган. Ел башыннан районда 258 ДТП булып, нәтиҗәдә 31 кеше һәлак булган, 357 кеше тән җәрәхәтләре алган. Үткән атнада тагын бер резонанслы һәлакәт булды. Статистика күрсәтүенчә, аварияләрнең иң күбе бәрелешү – 112 очрак, икенче урында җәяүлеләрне таптату – 82, өченче урында каплану – 39. 20 авария исерек йөртүчеләр гаебе белән булган, шуларның яртысы кешеләр үлеменә китергән.

Планеркада шулай ук армия хезмәтенә барудан качып йөрүчеләр мәсьәләсе дә каралды. Мәгълүм ки, хәрби хезмәт үтүдән качып йөрү җинаять җаваплылыгына китерә. 10 декабрьгә кадәр Әлмәттә урамнарны һәм фасадларны Яңа ел каршылау өчен бизәү тәмамланырга тиеш. Район башлыгы предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен үзләренә беркетелгән территорияләрне Яңа ел стилендә бизәп куярга чакырды.

Планерка ахырында шәһәр оператив хезмәтләренең хәбәрләре тыңланды һәм атналык чаралар планы расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International