РФ хөкүмәте җәяүлеләрнең юл аша көйләнешсез чыгу урыннарында куып узуны тыйды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
РФ хөкүмәте сайтында бүген игълан ителгән карар (14.11.2014, №1197) җәяүлеләр катнашындагы ДТПларны киметүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, анда җәяүлеләрнең юл аша көйләнешсез чыгу урыннарында, кешеләр булу-булмауга карамастан, куып узуны тыю кертелә.

Моннан тыш, караңгы вакытта торак пунктлардан читтәге юлдан баручы җәяүлеләрнең хәзер яктылык кайтара торган элементлары булу мәҗбүри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International