ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе 2015 елга республика автомобиль юлларында электр яктырту линияләрен карап тотуга заказ игълан итте.
Контракт исемлегендә региональ әһәмиятле трассалар һәм юлларның гомуми озынлыгы 181 км булган 62 участогы бар. Шул участокларны 2015 елда электр белән яктыртуга республика бюджетында 97 миллион 200 мең сум акча каралган.
Участоклар исемлегенә Әлмәтне Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре белән тоташтыручы юлның өч участогы да кергән. 3,5 км.лы бер участок (2 189 000 сум) Рус Акташы поселогы районында. Икенче участок (2 297 000 сум) Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының Тукай районындагы өлешендә. Өченче участок (1 081 000 сум) - Яр Чаллы-Түбән Кама юлындагы күперле тимер юл кичүе.