Хәзер мәшгульлек үзәкләренә ТР дәүләти хезмәтләр порталы аша язылып куярга була

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында хәзер түбәндәге хезмәт күрсәтүләргә электрон рәвештә алдан язылып куярга мөмкин:

Эшчәнлек өлкәсен (профессия), эшкә урнаштыру, профессиональ укыту өлкәләрен сайлау максатында профессиональ ориентация;

Гражданнарга яраклы эш сайлап алуда ярдәм итү (мәшгульлек үзәгенә беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр өчен):

Язылу өчен хезмәт күрсәтүләр тәртибе, кирәкле документлар исемлеге белән танышырга, кирәкле хезмәтне сайлап алырга һәм килү өчен уңайлы вакыт сайларга кирәк.

Язылырга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай шәһәрләрендә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International