Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
Киңәшмәнең төп темасы Әлмәт районында эш итә торган предприятиеләрнең эшчәнлегенә башлангыч тәртиптә йомгак ясау иде.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитет белән хуҗалыклар арасында индивидуаль килешүләр бар, шул кысаларда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирелде. Киңәшмә үткәрү барышында кайбер хуҗалыкларнаң хәзерге көнгә үз йөкләмәләрен тулысынча үтәмәгәнлеге ачыкланды. Хәлбуки, Мәҗит Салихов басым ясап әйткәнчә, соңгы сәяси вакыйгалар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгына һәм анда җитештерелгән продукциягә игътибар сизелерлек арта. Шуңа күрә куелган бурычларны үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсенә хуҗалыкларга көндәлек мәсьәләләрдә дә, авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программаларында катнашуга кагылышлы мәсьәләләрдә дә һәрьяклап, шул исәптән консультатияләр белән булышлык итәргә күрсәтмә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International