Татарстанда көчле җил һәм кар явуы көтелә

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча һәм Казанда көндез һәм төнлә төньяк-көнчыгыштан 16 м/с тизлектә җил булуы көтелә. Моннан тыш, болытлы һава, урыны белән кар явачак, аерым районнарда – буран.

Көндез 9 градуска кадәр салкын, ә төнлә 14 радуска кадәр суытачак.

24 ноябрь төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 16-18 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International