Рөстәм Миңнеханов: «Авария хәлендәге торактан күчерүнең бүгенге схемасына альтернатива юк»

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе
Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә әйтте.

«Авария хәлендәге торак – бу бик мөһим тема, - диде Президент. – Бер яктан, бу - безнең кешеләр, һәм алар бик җайсыз шартларда яшиләр, икенчедән, федераль бюджетта моңа акча җитми, аннары без аларга бөтенләй ярдәм итә алмаячакбыз».

Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге торак милекчеләре белән аңлату эшләре алып барырга, аларга социаль ипотека буенча торак алу механизмын аңлатырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International