Әлмәттә халыкара Лин-конференция

2014 елның 22 ноябре, шимбә
21 ноябрьдә Әлмәттә “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү мәсьәләләренә багышланган халыкара Лин-конференция булды. Аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефть” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы һ.б. оештырды.

Конференция эшендә Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов,Татарстаннан һәм Россиянең 15 төбәгеннән предприятие, ведомство вәкилләре, сакчыл җитештерү буенча халыкара конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр, “Сакчыл җитештерү” һәм җитештерү системаларын үстерү өлкәсендәге әйдәр белгечләр катнашты.

Лин-конференция программасы кысаларында анда катнашучылар Россиянең машина төзелеше һәм нефть-газ-химия комплексы предприятиеләрендә Lean-технологияләрне нәтиҗәле куллану практикасы, шулай ук Лин-проектларны Кыргызстанда, Казахстанда, Япониядә һәм Бөекбританиядә гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International