Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды

2014 елның 22 ноябре, шимбә
21 ноябрьдә Әлмәттә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды.

1 гыйнвардан 21 ноябрьгә кадәр юл-транспорт вакыйгалары (ДТП) статистикасы белән Әлмәт ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Шәрәфетдинов таныштырды. Ел башыннан районда 258 ДТП булып, шуларда 31 кеше һәлак булган, 357 кеше җәрәхәтләнгән.

Утырышта каралган төп тема үткән атнада, 13 һәм 15 ноябрь көннәрендә кеше үлеменә китергән аварияләр булды. Беренчесендә машина йөртүче тыю билгеләренә игьтибар итмичә каршы полосага чыккан, икенчесендә авариягә приоритет кагыйдәсен үтәмәү китергән. ДТП өчен гаепле йөртүчеләр икесе дә һәлак булган.

Утырышта каралган шундый ук мөһим мәсьәлә – юлларда машина йөртү культурасы. Юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен үтәгәндә телгә алынган ике авария дә булмый калыр иде.

Балалар җәрәхәтләнү мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. Кызганычка каршы, күрелә торган чараларга да карамастан, ул Татарстанда да, Әлмәт районында да артуга бара.

Утырыш ахырында шәһәрдәге юл оешмалары җитәкчеләре кышкы чорга, кардан чистарту эшләренә әзерлекләре турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International