Бүген Россиядә Психология көне

2014 елның 22 ноябре, шимбә
2007 елда Бөтендөнья психик сәламәтлек көне кысаларында Психология көне үтә.

Соңгы елларда психология күтәрелеш кичерә, эксперименталь табигый-фәнни дисциплина булырак үсеп килә. Башка күп илләрдәге кебек Россиядә дә дәүләти дәрәҗәдә гамәлгә куелган Психолог көне юк әле.

Шулай да кайбер оешмалар, университетлар Психолог көнен ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетларында шушы көнне психология факультетлары ачылган. 1994 елның 22 ноябрендә Мәскәүдә Россия Психология җәмгыятенең оешу җыелышы була, ә 2000 елның 22 ноябреннән бирле бу көн рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International