Тракторчының 90 яше

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Тихоновка авылында яшәүче Вера Харитоновна Кажаеваны 90 яше белән котларга сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин килде. Ул юбилярга РФ президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның котлауларын тапшырды.

Тыл хезмәткәре Вера Харитоновна сугыш елларында ир-атлар һөнәрен үзләштерә, тракторчы була. Укырга дигән планнарын сугыш өзә, аннары инде җае килми.

1969 елда Әлмәттә мөстәкыйль учреждение итеп тире-венерология диспансеры ачыла, юбиляр 23 ел шунда хезмәт куя. “Санитарка да, аш-сучы да, кер юучы да булдым, - дип искә ала ветеран. Тәмле пешердем, бөтенесе яратып ашый иде. Ә керен алагаем зур ике машинада юдык. Төрле мазьлар начар юыла, кат-кат әйләндерә идек. Ә аннары инде үтүклисең. Рәсемем мактау тактасында торды”.

Вере Кажаева “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. 1989 елдан пенсиядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International