Театрның юбилей китабын тәкъдир итү

2014 елның 21 ноябре, җомга
20 ноябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында тантаналы чара булды. Театрның 70 еллык юбилеена багышлап чыгарылган затлы басманы тәкъдир итү кичәсенә сәхнә ветераннары, шәһәр һәм районның иҗат әһелләре, сәхнә сөючеләр чакырылган иде.

Театр тормышыннан тарихи моментлар, төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр, документаль фрагментлар залдагылар тарафыннан көчле алкышлар белән каршыланды. Әлмәт сәхнәсенең легендалары – Татарстанның халык артистлары Луиза Солтанова, Роза Салихова, Камил Вәлиев, Фоат Зарипов һәм башка сәхнә осталарының чыгышлары бик матур тәэсир калдырды. Әлмәт драма театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева театр коллективының үсеш тарихындагы мөһим моментларны санап үтте. Юбилей китабын халыкка күрсәтеп, ул аның авторларын рәхмәт сүзләре белән телгә алды. Китапның иң беренче нөсхәсе көчле алкышлар астында бөтен гомерен шушы театрга багышлаган, анда артист һәм режиссер булып күп еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Туешевага тапшырылды.

- Сакланып калган документлар күп түгел, шуңа күрә китап нигездә ветераннарның истәлекләренә, театр белгече Дания Гыймранованың хезмәтләренә нигезләнде, - диде театр директоры. Китапның беренче өлешен (1944-2004 еллар) әдәби-драматик бүлек башлыгыбыз Әнисә Таһирова язды, яңа тарихын (2004-2014 еллар) үзем әзерләдем. Өченче өлеше истәлекле фотолардан тора.

Презентация китаплар бүләк итү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International