“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 21 ноябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез Мәҗит Хаҗипович! Минем исемем Гөлнара, шәһәрдән читтә эшлим. Миңа һәр көнне троллейбус белән соңгы тукталышка – “Татнефтегазпереработка” идарәсенә кадәр барырга туры килә. Ленин урамыннан үтә торган троллейбус еш ватыла. Ә кыш көннәрендә чыдамаслык суык була. Бу маршрутка иртә-кичләрен генә булса да автобус җибәреп булмыймы?

Җавап: Кышкы чорда троллейбус салонында чыннан да суык була. Троллейбусларны җылыту өчен 2011 елда 48 җылыткыч алынган иде. алар салонның алгы, урта һәм арткы өлешләренә куелды. Әмма троллейбусның кузовы җылы тотмый торган материалдан ясалган булу һәм ишекләре еш ачылып-ябылып тору сәбәпле салонда җылы тормый.

Бүгенге көндә “ТНГП-2нче базар” маршрутына 16 троллейбус хезмәт күрсәтә. Ул юнәлештә автобус маршруты да ачу, тулысынча кабатлауга гына кайтып калганлыктан, максатка ярашлы түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International