Сиренькино авылы клубына 45 ел тулды

2014 елның 21 ноябре, җомга
Сиренькино авылында авыл мәдәният йортының 45 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән мәдәни коллективны район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин котлады. Ул мәдәният йорты хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәдәният хезмәткәрләрен һәм авыл кешеләрен котларга Сиренькино авылы депутаты, район башлыгының киңәшчесе Ансель Рахманкулов та килгән иде.

Бәйрәм кичәсе күп санлы котлаулар, концерт номерлары белән барды. Иң яхшы концерт номерларын авыл мәдәният йортында эшләүчеләр күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International