Әлмәттә юллардагы аварияләрдә һәлак булганнарны искә алдылар

2014 елның 21 ноябре, җомга
БМО Ассамблеясенең резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.

Шушы көн кысаларында яшүсмерләр клубларында төрле уеннар, конкурслар, викториналар, әңгәмәләр үткәрелде.

Яшьләр үзәгендә ЮХИДИ бүлеге һәм балалар һәм яшьләр идарәсе инициативасы белән шул көнгә багышланган акция үтте. Анда күп кунаклар – ЮХИДИ вәкилләре, педагоглар, студентлар, мәктәп балалары һ.б. катнашты.

Чара тематик роликлар күрсәтү белән башланып китте. Анннары сәламләү һәм теләкләр җиткерү өчен сәхнәгә теркәү-имтихан алу бүлеге башлыгы полиция майоры Айдар Габдрахманов, медсанчастьтан врач-травмотолог Илдар Исмәгыйлев, 5нче мәктәптән педагог-психолог Нәзифә Сафина күтәрелде.

Сәхнәдә күрсәтелгән номерларның да бер өлеше юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иде.

Чара ахырында арабыздан мәңгелеккә киткәннәр истәлеге итеп һавага ак шарлар очырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International