Әлмәттә “ Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт” I Бөтенрәсәй фәнни – гамәли конференция узды

2014 елның 21 ноябре, җомга
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган чаралар агымдагы ел дәвамында музей, мәдәният, мәгариф учрежденияләре тарафынан бик актив рәвештә оештырылды. 21 ноябрь көнне әлеге дәвамлы эшләрнең йомгаклау өлеше буларак, галимнең туган авылы Кичүчатта “ Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт” дип исемләнгән I Бөтенрәсәй фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Казан Федераль университеты, Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет, Р. Фәхреддиннең мемориаль музейы чараның оештыручылары булдылар.

Фәнни – гамәли конференциядә башкалабыз Казаннан Федераль университет профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миннегулов, Федераль университет профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт Гәлләмов, башка бик күп галимнәр, тарихчылар, республикабыз районнарыннан 100 дән артык укытучылар, дин әһелләре катнашты.

Чараның рәсми өлеше Кичүчат урта мәктәбенең актлар залында Әлмәт районы имам- мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръәннән сүрә укуы белән башланды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова конференциядә катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән кайнар сәламләп, мәшһүр якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнү, аны халыкка кайтару юнәлешендә алып барылган эшләрнең сүздә генә калмыйча, нәтиҗәле булуына, һәрбер төбәктә планлы эш алып барылуына чиксез шатлануын белдерде. Хатыйп Миннегулов конференциядә катнашучыларны галимнең тормышы, иҗаты , фәнни хезмәтләренә кагылышлы мәкаләләр урын алган яңа китаплары белән таныштырды.

Пленар утырышның икенче өлеше җомга намазынна соң янәдән дәвам итте. Намазга бармаучылар ул вакыт аралыгында музейда “Гаилә – кечкенә бер дәүләттер” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.

Пленар өлештән соң фәнни – гамәли конференция эше биш секциягә бүленеп дәвам итте. Чараның төп оештыручысы, мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова сүзләренә караганда, йомгаклау өлешендә кабул ителгән резолюция Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен бүгенге мәгариф системасына тирәнтенрәк кертү, галимнең хезмәтләрен өйрәнүне дәүләткүләм югарылыкка күтәрүне дә күздә тота.

Фәрдия Хәсәнова,” Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International