Шәһәр ветераннар советы президиумы утырышы

2014 елның 21 ноябре, җомга
Сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары шәһәр советы президиумы утырышында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән эшләү комиссиясе рәисенең хисабы, башлангыч ветеран оешмаларында Өлкәннәр көнен үткәрү буенча оештыру-методик комиссия рәисенең хәбәре, президиум әгъзаларының функциональ вазифаларын үзгәртү, Рус Акташында район семинар-киңәшмәсе үткәрү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Бу көндә барлык бурычлар, мәсьәләләр киләчәк юбилейга әзерләнү һәм аны үткәрү кысаларында карала, шуңа карап көндәлек эшләргә бәя бирелә. Бүген Әлмәт районында 188 Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашкан 25 хатын-кыз, фронтовикларның 21 тол хатыны, башка сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 17 кеше яши. Алар белән Галия Вәлиева рәислегендә 5 кешелек комиссия эшли, комиссия әгъзаларына шәһәр секторлары һәм Урсалы микрорайоны беркетелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International