“Алнас”ның яңа продукциясе “Славнефть” компаниясе скважиналарында югары сыйфатын раслады

2014 елның 21 ноябре, җомга
Әлмәттәге “Алнас” заводы үзәктән кудырулы электр насослары өчен яңа батырылма чыбыклы фильтрларны «Славнефть-Мегионнефтегаз” компаниясе скважиналарында сынауны уңышлы тәмамлады. ППФ-5 һәм ППФ-5А фильтрлары 220 тәүлектән артык тоткарсыз эшләде, әле дә эшләвен дәвам итә.

“Алнас”ның яңа продукты камилләшкән конструкцияле, шуның нәтиҗәсендә катлам сыеклыгының насоска кергәндә гидравлик басымы кимүгә ирешелә. Махсус конструкцияле подшипник узеллары артык җылынудан сакланган. Алар азрак детальле, ремонтлау мөмкинлеге киңрәк.

Скважина фильтрларының 50 данәле беренче партиясе “Славнефть” компаниясенә февраль аенда ук озатылган иде. Завод җитәкчелегенең фикеренчә, алар башка компанияләрне дә кызыксындырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International