Әлмәтнең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән җиңү белән кайтты

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Ижевскида булып узган “Урожай талантов” Халыкара бәйге-фестивалендә Әлмәтнең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышларга иреште.

Анда Удмуртия, Чувашстан, Татарстан һәм Киров өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары катнашты. Әлмәтлеләр “Рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать” номинацияләрендә иҗат эшләрен тәкъдим итте. Жюри Лилия Мортазина, Алия Мәүлиева, Ангелина Филимоноваларның (укытучылары Татьяна Пахомова, Ольга Шабалова) хезмәтен югары бәяләде һәм алар I дәрәҗә лауреат булып танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International