Әлмәт ТР президенты каршындагы коррупциягә каршы тору советы утырышында катнашты

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Прокуратура органнары белән хезмәттәшлектә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2011 елдан алып 2014 елның 9 ае дәвамында муниципаль милектә булган җир участоклары нисбәтендә килешүләр төзү белән бәйле икътисади һәм коррупция юнәлешендәге 757 җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында билгеләп үтелде. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, видеоконференция режимында барган чарада муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Утырышта дәүләт милке һәм бюджет акчаларын файдалануда коррупция куркынычын киметү мәсьәләсе күтәрелде. Татарстан Президентының бер көнлек фирмалар һәм салым түләүдән качу максаты белән юридик адресын үзгәртүче фирмаларны фаш итү буенча чаралар уздыруга кагылышлы йөкләмәләрен үтәү, республикада дәүләти һәм муниципаль милек белән идарә итүдә һәм бюджет чараларын кулланганда закон бозуларга чик кую максаты белән профилактика чараларының нәтиҗәлелеге, ТР дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге кебек мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта бүгенге көндә республиканың икътисади үсеше темплары акрын булуын искәртте. “Республика бюджеты дефициты, салымнар буенча зур бурычлар булган шартларда икътисад үсеше резервларын югалтуга юл куярга ярамый. Бу, беренче чиратта, мөлкәттән нәтиҗәсез файдалануга кагыла”, - дип ассызыклады Президент.

Муниципаль берәмлекләрдә 2013 елда башланып, 2014 елда милек һәм җир биләмәләреннән салым керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздыру дәвам иттерелгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, үткәрелгән эш нәтиҗәсендә, хәзерге вакытка теркәү хокуклары булмаган 31 меңнән артык җир участогы ачыкланган, аларның 12,7 меңенә генә милек хокуклары теркәлгән. Җир биләмәләренең 60 процент өлеше – хокуксыз. Мондый җир участоклары Кама Тамагы, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау муниципаль районнарында аеруча күп ачыкланган.

22 меңгә якын күчемсез милек объекты ачыкланган, аларның нибары чирек өлешенә генә милек хокукы теркәлгән. “Бюджетны тулыландыру өчен җитәрлек резервлар бар. Ел азагына кадәр теркәүне төгәлләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аеруча Югары Ослан, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Буа, Тукай, Балык Бистәсе, Тәтеш муниципаль районнарында җир биләмәләрен тартып алуда авыл җирлекләре башлыкларының кулы еш уйнаган. Республика җитәкчесе соңгы дүрт елда җир буенча килешүләр өлкәсендә 757 җинаять теркәлгәнен искәртеп узып: “Эчке эшләр органнарына, прокуратурага, Тикшерү комитетына бу җинаятьләрнең барлык нечкәлекләренең эзенә төшәргә кирәк, мондый эш башкарылганын беләбез. Төп бурыч – урланган мөлкәтне муниципалитет яки республика милкенә кайтару”, - дип ассызыклады Президент. Аның әйтүенчә, милекне законсыз төстә үзләштерү нәтиҗәсендә, дәүләткә һәм муниципаль берәмлекләргә ачыкланган җинаятьләр буенча 300 млн сумга якын зыян салынган.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап үткәнчә, эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда, социаль тармак үсеше өчен бюджет чараларының сарыф ителеше тагы да катгый контрольдә тотылырга тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан соңгы дүрт елда бу өлкәдә 200 млн сум күләмендә бәяләнгән закон бозулар ачыкланган.

Президент салымнар җыю буенча эшчәнлекне көчәйтергә өндәде. Бүгенге көндә республика казнасына салымнар буенча бурычлар 5 млрд сумнан артып киткән. Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, салым җыюга намуссыз “бер көнлек” фирмалар да җитди йонынты ясый. Соңгы дүрт елда мондый 1300 ләп фирма ачыкланган, 5 млрд сум салым өстәп исәпләнгән.

Муниципаль берәмлекләрдә коррупция җинаятьләре турындагы доклад белән ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Ул коррупция билгеләре чагылыш тапкан җинаятьләргә мисаллар китерде. Рөстәм Миңнеханов аның докладыннан соң, муниципаль берәмлек башлыкларын җир биләмәләре һәм мөлкәтнең кулланылуын контрольдә тотуга җаваплы карарга өндәде. “Муниципалитетларның артык акчасы юк, шуңа күрә һәр җир кисәге табыш китерергә тиеш”, - дип ассызыклады.

2013-2014 елларда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коммерция күзлегеннән кызыктырырлык һәм рөхсәтсез басып алу куркынычына дучар булган буш җирләрне ачыклап, аларны ведомство карамагындагы учреждениеләргә беркетү буенча эшләрнең координаторы булган. Әлеге эш Казанда һәм алты шәһәр яны районында уздырылган. 1 нче октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы гомуми мәйданы 2 мең гектардан артык булган 116 җир биләмәсе ачыкланган. 108 җир участогы кадастр учетына куелган.

Республика прокуратурасы тарафыннан соңгы дүрт елда дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә өлкәсендә закон бозуның 1 меңнән артык очрагы теркәлгән, 130 кеше дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган.

Рөстәм Миңнеханов утырышны тәмамлап, Татарстанда коррупциягә каршы күләмле эш башкарылуын, әмма төрле өлкәләрдә булган проблемаларны юкка чыгару өчен әле тагын да тырышасы булуын билгеләп узды. “Бүген әйтелгәннәр – җитди әйберләр. Республика, муниципаль дәрәҗәдәге вазифаи затлар үрнәк күрсәтергә тиеш, алар даирәсендә коррупциягә юл куелырга тиеш түгел. Соңгы елларда бик күп эшлибез, әмма эшчәнлек стилен үзгәртергә кирәк. Бу җир мөнәсәбәтләре, “бер көнлек” фирмалар белән хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләргә кагыла. Корупциягә каршы эш дәвам иттереләчәк”, - дип, ул хокук саклау органнарына коррупция күренешләренә каршы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International