Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Снесарев-Дмитриев 90 яшен билгеләп үтә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Николай Иванович 1924 елның 20 ноябрендә Бөгелмә районының Ерак Ивановка авылында крәстиән гаиләсендә туган. Өч класс укыганнан соң колхозда эшли башлаган.

1942 елның августынды аны фронтка мобилизациялиләр. Көнбатыш фронтта 208нче запас укчы полкта ефрейтор званиесендә хезмәт итә. 1943 елда кулы яралана, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң Николай Иванович тагын фронтка китә. 1944 елның маенда тагын яралана, әмма Германиягә кадәр барып җитә. Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый.

Германия белән сугыш беткәннән соң Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы сугышта катнаша.

Сугыш беткәч авылга кайтып колхозда эшләвен дәвам итә.

Әлмәткә Николай Иванович 1980 елда күчеп килә, пенсиягә чыкканчы УПТЖ ППД идарәсендә машинист булып эшли.

Ватан сугыш ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шәһәр һәм район башкарма комитеты, район башлыгы Мәзҗит Салихов исеменнән юбилярны башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин котлады, сугыштагы батырлыгы өчен рәхмәт әйтеп, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ветеранны тәбрикләргә шулай ук район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов, УПТЖ ППД вәкилләре дә килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International