Әлмәт тәҗрибәсе ТР муниципаль берәмлекләр советы семинарында каралачак

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
26 ноябрьдә Чистай шәһәрендә территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТҖҮ) җитәкчеләре өчен ТР муниципаль берәмлекләр советының күчмә семинары була. Семинарның максаты – ТҖҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен карау. Семинарда Әлмәт тәҗрибәсе үрнәк итеп куелачак. Әлмәттәге ТҖҮләрнең эшчәнлеге турында махсус видеоматериал төшерелде, шуның өчен Әлмәткә ТНВ каналының махсус төшерү төркеме килгән иде.

ТВ хезмәткәрләре 1нче, 2нче советларда һәм аларга беркетелгән яшүсмерләр клубларында булдылар. ТҖҮләр эше буенча әйдәр белгеч Ландыш Малова аларга советларның эшчәнлеге турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International