Фаяз Шабаев РФ президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү үткәрә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
3 декабрьдә 10нан 12 сәгатькә кадәр ФСКНның Татарстан идарәсе начальнигы полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев гражданнарны кабул итәчәк. Кабул ителү өчен (843) 274-31-53 телефоны аша алдан язылып куярга була.

Гражданнарны кабул итү республикада наркотикларның законсыз әйләнеше турында тулы һәм дөрес мәгълүмат алу максаты белән үткәрелә.

Шәхси кабул итүгә гражданнар паспортларын алып килергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International