“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Элекке соравыма җавап булмагач, аны тагын кабатлыйм. Күптән түгел Севастополь урамында Тимирязев урамы ягыннан хәрәкәт “Керү тыела” дигән юл билгесе белән чикләнгән иде. Райбашкарма җитәкчесе урынбасарының хатында юл билгесенең сүтеп алынуы хәбәр ителде. Әмма бу билге хәзер дә тора, аның артында ДПС машинасы була, билге астына керүчеләргә штраф салалар. Севастополь урамына альтернатива булырлык бүтән урам юк, Радищев урамына машиналар тыгылган була. Тимирязев урамы ягыннан керүне чикләп, Севастополь урамын ни өчен икеяклыдан берьяклы хәрәкәткә калдыру кирәк булганын аңлатсагыз иде.

Җавап: 3.1.”Керү тыела” юл билгесе сүтеп алынган иде, әмма ЮХИДИ органының таләбе белән яңадан куелды. 5нче мәктәп алдында Севастополь урамында пробкалар барлыкка килә. Тимирязев һәм Киров урамнарыннан чыгучы машиналар өстәмә нагрузка тудыра, балалар тормышын куркыныч астына куя.

Шул уңайдан Әлмәт ЮХИДИ идарәсе балаларга куркыныч тудырмау максатында Севастополь урамында хәрәкәтне берьяклы итү турында карар чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International