Рәсим Исхаковка "Әлмәтнең мактаулы гражданы" исеме бирелде

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
“Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы” исеменә Токарликов исемендәге ААҖ генераль директоры Рәсим Исхаков лаек булды.

Аны Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXVII (уртак) сессиясендә бүләкләделәр.

– Бар тормышымны авыл хуҗалыгына, җиргә багышладым. Минем хезмәтемне югары бәяләүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм, – диде Рәсим Исхаков.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International