Татарстан суд приставларының ышаныч телефонына ел башыннан 119 мөрәҗәгать кергән

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 ел башыннан Татарстан суд приставларының тәүлек буена эшләүче ышаныч телефонына республикада һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрдән 119 мөрәҗәгать кергән. Бу линия башта суд приставлары хезмәтендә эшләүчеләрнең ришвәт алу, эш урыныннан законсыз файдалану, вазифаи вәкаләтләрен арттыру фактлары турында хәбәрләр кабул итү өчен эшли башлаган иде. Әмма гражданнар аннан суд приставларының эшләреннән (эшләмәүләреннән) канәгать булмау турында хәбәр итү өчен дә актив файдаланалар.

(843)292-98-60 номерына кергән барлык хәбәрләр оператив дежурный тарафыннан теркәлә һәм тиешле бүлекләргә җибәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр уңаеннан тикшерү үткәрелә, нәтиҗәләре турында хәбәр итүчегә язмача җавап җибәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International