Әлмәттә “Музыкаль дулкында” КВНы булды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
19 ноябрьдә 53нче “Светофорик” балалар бакчасы базасында Әлмәттәге балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре өчен “Музыкаль дулкында” дигән КВН булды. Бакча музыкантлары «Гламурный Октет» һәм «Соль-ля-ми» дигән ике командага бүленеп кызыклы иҗат конкурсларында көч сынаштылар. Җанатарларга да эш булды, алар да әледән әле ярыш һәм музыкаль пауза процессларына тартылдылар.

Җиңүне “Соль-ля-ми” командасы гүзәл затлары бәйрәм итте.

Командаларда катнашучылар һәм оештыручылар һәммәсе дә мәгариф идарәсенең дипломнары һәм сувенирлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International