Россиядә тартмый торган тәмәке тыелачак

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Россия сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Россиядә, Белоруссиядә һәм Казахстанда тәмәкенең чәйни һәм исни торган төрләрен тыю белән шөгыльләнүче эш төркеме оештырылды. Анда өч илнең сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, шулай ук Евразия экономик комиссиясе вәкилләре керә.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгында тәмәкенең тартылмый торган төрләре сигарет тартучылар табарга җиңелрәк булган шундый төрләргә күчмәсен өчен эшләнә дип аңлаталар.

Эш төркемендә катнашучыларның әйтүенә караганда, килешү проекты 2015 елда әзер булачак, әмма аны эшләп җиткерү һәм ратификацияләү өчен елдан артык вакыт кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International