Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Район башкарма комитетының зур залында 18 ноябрьдә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Анда Әлмәт шәһәрендә архитектура-төзелеш мәсьәләләре, шәһәрне сәнгати бизәү һәи башка мөһим мәсьәләләр каралды.

Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов 8 Март урамында һәм “Алсу” микрорайонында торак йортларның фасадын бизәү буенча кызыклы идеяләр тәкъдим итте. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары инженерлык челтәрләре, балалар мәйданчыклары белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр керттеләр, шулай ук парковка урыннарын арттыру мәсьәләсе дә каралды.

Аннары 260 урынлы балалар бакчасы турындагы мәсьәлә карауга куелды.

- Монда барлык мөһим мәсьәләләр, һичшиксез хәл ителәчәк, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов. – Шунысы әйбәт, без программага эләгеп калдык, ә балалар бакчасы бик кирәк.

Сабан туе мәйданы районындагы тауда төзелергә тиешле “Итальян замогы-Болгар” проекты зур кызыксыну уятты, төрле фикерләр тудырды. Аның проектчысы - «Facau” компаниясе. Докладчы Андреа Винченти кунакчыллык өчен шәһәр җитәкчелегенә һәм шәхсән Мәҗит Салиховка рәхмәт әйтте һәм проектның макеты белән таныштырды.

Алга таба Түбән Мактамадагы инде эшли башлаган автоюгычны бизәү, автоүзәкне һәм техник хезмәт күрсәтү станциясен хай-тек стилендә, газоннар ясап төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Иң ахырдан шәһәрне Яңа елга әзерләү турында фикерләшү булды. Бу мәсьәлә уңаеннан шәһәрнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International