Әлмәткә РТ муниципаль берәмлекләр советы белгечләре килеп китте

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Әлмәткә эш визиты белән ТР муниципаль берәмлекләр советы секретариатының юридик идарәсе баш белгечләре Фәрит Хаматов һәм Гадел Хөсәенов килде. Алар башкарма комитетта территориаль җәмәгать советлары мөдирләре белән очраштылар. Киңәшмәне райбашкарма җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды. ТР муниципаль берәмлекләр советы секретариатының юридик идарәсе белгечләре Әлмәттәге территориаль җәмәгать советларының эше белән таныштылар. Шулай ук гражданнарның ТОСлар эшчәнлеге белән кызыксынуына һәм активлык дәрәҗәсенә игътибар бирелде.

Очрашу барышында территориаль җәмәгать советлары мөдирләре советларны эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International