Әлмәт судомодельчеләре Бөтенроссия ярышында җиңделәр

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
6-11 ноябрьдә Архангельск шәһәрендә судно модельләре ясау спорты буенча “Соловец юнгалары истәлеге” кубогына XXVIII Бөтенроссия ачык ярышлары булды. Татарстаннан анда Яшь техниклар станциясенең судомодельчеләр берләшмәсе спортчылары Зиатдинов Наил, Мазнёв Илдар, Митрофанов Николай, Төхфәтуллин Раил, Хәбиров Равил һәм өстәмә белем бирү педагогы Бадыкшанов Наил, шулай ук Балык Бистәсенең Балалар иҗаты үзәгеннән яшь судомодельчеләр катнашты. Балалар җиңеп кайттылар, әлмәтлеләр ике призлы урын алды. Николай Митрофанов белән Равил Хәбиров үз классларында шәхси исәптә җиңүчеләр булды. Ә Татарстан командасы 3нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International