Әлмәттә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде
2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне хөрмәтенә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында район, ӘМР авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм хезмәт алдынгылары катнашында тантаналы концерт булды.
Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Аларга рәхмәт сүзләре әйтеп, район башлыгы авыл хезмәтчәннәренең район һәм республика иминлегенә бәһасыз зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Быел Әлмәт районы басуларыннан 84 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. “Кичүчат”, Токарликов исемендәге, “Чагылтау” хуҗалыкларында уңыш иң югары булды. Бу һәм башка хуҗалыкларның алдынгы комбайнчыларын бүләкләү өчен район башлыгының инициативасы белән 400 мең сумлап акча бүленде.
Мәҗит Салихов шулай ук терлекләрнең баш санын арттыру буенча нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларны атап үтте. Бу – “Ярыш”, “Кичүчат”, “Актау”, “Аппак” хуҗалыклары. Бүген Әлмәтрайонында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 16 меңнән артып китә.