Балалар бакчасында семинар-практикум

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Соңгы унъеллыкларда яңа педагогик мәдәниятнең актив формалашуы бара, димәк укыту-тәрбия процессының эчтәлеген, методларын һәм формаларын да яңарту таләп ителә. Ә бу яңарыш дидактика процессына зур йогынты ясап, аның нәтиҗәлелегн күтәрүче компьютер чараларыннан һәм мәгълүмати технологияләрдән башка мөмкин түгел. Хәзер андый технологияләр бик күп, компьютерларны шәп белмәгән кешегә аларны аңлап та бетерешле түгел.

12 ноябрьдә 46нчы “Золушка” балалар бакчасында район һәм шәһәр балалар бакчаларының тәрбиячеләре өчен семинар-практикум булды. Андый чара инде өченче тапкыр үтә. Семинар-практикум эшендә мәгариф идарәсенең әйдәр белгече Светлана Нуралиева, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы директоры урынбасары Искәндәр Сәмигуллин, укытучы Дмитрий Ларионов катнашты.

Семинарда катнашучылар Power Point программасын файдаланып мөстәкыйль рәвештә презентация ясарга өйрәнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International