Әлмәттә балаларга хокукый ярдәм көне була

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
20 ноябрьдә “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясенең карары белән Россия Федерациясе субъектларында Балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

Бу көнне ата-анасыз калган ятим балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә; ата-анасыз калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләгән кешеләргә; инвалид балаларга һәм аларның ата-аналарына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

Бу акциядә Әлмәт районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International