Әлмәттә бөтен Татарстан балалары ясаган кул эшләренең бик зур күргәзмәсе бара

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Бу көннәрдә 3нче урта мәктәптә Яшь техник станциясе базасында ташландык һәм табигый материаллардан ясалган әйберләрнең республика күргәзмәсе була.

Актаныш, Азнакай, Актүбә, Мөслим, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәр-районнардан балаларның 700дән артык эше компетентлы жюри хөкеменә куелды. Экспозиция эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр килүчеләрне куандырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International