17 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә бер ел элек авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына багышлап дога кылынды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
17 ноябрь көнне  Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә бер ел элек авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына багышлап дога кылынды.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттә булуын, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога кылды. “Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз»,-дип тәмамлады ул өйлә намазыннан соң дога кылуын.

Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы Boeing 737-53A самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә очрады. Авиакатастрофада 50 кешенең гомере өзелде.

Чыганак: http://almat-islam.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International