Балта остасы һәм асфальт-бетончы һөнәрләрен Әлмәт студентлары бушлай үзләштерергә мөмкин

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге студентларга “балта остасы” һәм “асфальт-бетончы” һөнәрләренә өйрәтү өчен бушлай юллама бирүне дәвам итә.

Укыту “Татнефть” ААҖнең кадрлар әзерләү үзәгендә. 24 ноябрьдә “асфальт-бетончы” һөнәренә укыту башлана. Дәресләр 13.35 сәгатьтә башлана. 2 декабрьдә “Балта остасы” эшенә өйрәтү группасы ачыла. Дәресләр 15.00 сәгатьтә башлана. Урыннар саны чикле. Теләге булганнарга Мәшгульлек үзәгенә 105 кабинетка килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон 32-34-93.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International