Әлмәт кешесе үзенең этләре белән ярышта җиңүче булды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Александр Репко күптән түгел дүрт аяклы дусты белән Тольятти шәһәрендә скутеринг ярышында җиңеп кайтты. Бу – эт җигеп йөрүнең чанасыз төре, самокатка җигелгән эт грунт юлдан чаба. Ныграк тотарга да ныграк кычкырырга гына кирәк.

Һәр көнне кичкә таба Александр үзенең дүрт эте белән Түбән Мактамадагы трассага чыга. Аның скутеринг белән мавыга башлавына ел ярым гына. Йонлач дусларын Чехиядән кайткан махсус самокатка җигә. Хаски токымлы төньяк этләренә берәр нәрсә тартып җилдерү сулыш алу кебек кирәк, ди хуҗалары. Өйдә утырып алар боега башлыйлар, йөреп кергәч күз алдында җанланып китәләр. Тольяттидагы ярышларда Самара, Казан, Ульяновск шәһәрләреннән 80ләп дүрт аяклы спортчы катнашкан. Скутерингта Әлмәт хаскиларына тиңдәш булмаган.

Этләрне Александр энесе Альберт белән өйрәтә. Анысы велосипедта чабу яки байкджоринг белән мавыга. Яраткан эте Хана белән былтыр байкджоринг дисциплинасында Идел буе кубогын алган. Баулар велосипедка уралмасын өчен велосипедның махсус тагылмасы бар.

Зәңгәр күзле хаскилар Репколар гаиләсендә күренгәнгә ике ел булган. Төньяк этләрен өй саклау өчен дә, күңел өчен дә дип алганнар. Әма этләр өйдә генә утыра алмаган, табигать үзенекен иткән.

Әлмәттә мондый этләр һаман ишәя. Репколар шәһәрдә җигү этләренең шәһәр командасын булдыру турында хыялланалар. Февральдә Александр беренче тапкыр нарта җигеп ярышта катнашырга уйлап тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International