Бүген Кыш Бабайның туган көне

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көне рәсми рәвештә бәйрәм ителә. Кышкы тылсымчыга ничә яшь тулуы төгәл генә билгеле түгел, әмма 2 мең елдан артып китүенә шик юк. Кыш Бабайның туган көнен балалар уйлап чыгарган, чөнки нәкь менә 18 ноябрьдә Кыш Бабай ватаны Великий Устюгта кыш үз көченә керә, салкыннар башлана.

Великий Устюг 1999 елда Россия Кыш Бабаеның туган җире дип тәгаен ителә. Бәйрәмгә анда бик ныклап әзерләнәләр. Бу көнне махсус почта әрҗәсен ачалар, анда Кыш Бабай котлавын салырга мөмкин. Шундагы балалар да, килгән туристлар да бу мөмкинлектән теләп файдаланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International