Бүген Татарстанда “Кайда үлем сатканнарын хәбәр ит!” Бөтенроссия антинаркотик акциясенең икенче этабы башланды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалауда һәм реабилитацияләүдә ярдәм күрсәтүгә җәмәгатьчелекнең игътибарын тарту максатында бу акция ел саен ике этапта үтә.”Ышаныч телефоны”на гражданнар көн саен шылтыратып торалар, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле очраклар турында борчылып хәбәр итәләр.

Наркоконтроль хезмәткәрләре бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Акциянең 2нче этабы барышында сораулар һәм хәбәрләр көн саен тәүлеклек режимда (843) 273-43-45 телефоны аша кабул ителәчәк.

Иртәгә, “Кайда үлем сатканнарын хәбәр ит!” акциясенең икенче көнендә, гражданнарның шылтыратуларына кызыксынган ведомстволар һәм җәмәгать оешмаларының вәкилләре җавап бирәчәк. Күрсәтелгән номерга шылтыратып һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә ала.

Гоажданнар үзләренең хәбәрләрен ФСКНның Татарстан идарәсенең интернет-кабул итү бүлмәсенә сайтында да http://ufskn.tatar.ru калдыра алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International