Рөстәм Миңнеханов "Татнефть"не "ТАНЕКО"да авиакеросин җитештерә башлау белән котлады

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
"ТАНЕКО" ААҖ (Түбән Кама) яңа продукция - реактив двигательләр өчен ягулык җитештерә башлады. Аны сәнәгый производстволарга җибәрү турындагы акт Мәскәүдә Бөтенроссия нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институты базасында узган кабул итү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча имзаланган.

Авиатранспорт предприятиеләре һәм аэропорт җитәкчеләре адресына "ТАНЕКО"да җитештерелгән керосинны һава судноларында куллануга рөхсәт итүче хатлар юлланган. Авиация керосины 2014 елның мартында файдалануга тапшырылган катнаш гидрокрекинг җайланмасында җитештерелә. Хәзерге вакытта "ТАНЕКО" бер елга 500 мең тоннага кадәр авиакеросин чыгара ала.

Бу вакыйга белән "Татнефть" компаниясе коллективын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Котлау текстында көндәшлеккә сәләтле нефть продуктларының яңа төрләрен җитештерү Татарстан нефть эшкәртү сәнәгате үсешендә мөһим этап, "Татнефть" ААҖнең диверсификация һәм безнесның табышын арттыру стратегиясен уңышлы тормышка ашыруны күрсәтә, диелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International