Медиклар шахматта ярыштылар

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
14 ноябрьдә Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында XI “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында шахмат клубында дәвалау-профилактика учреждениеләре командалары арасында шахмат ярышы булды. Ярышта 10 учреждениедән барлыгы 25 кеше катнашты.

Командалар ярышында 1нче урынны 3нче поликлиника шахматчылары алды, 2нче урында психоневрологик диспансер, өченче урында медсанчасть командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International