Әлмәттә ВИЧ-инфекция һәм үз-үзеңне хәвефсез тоту турында лекция укыдылар

2014 елның 16 ноябре, якшәмбе
ӘМР башкарма комитеты каршындагы СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикомания профилактикасы буенча ведомствоара комиссия карарын үтәү йөзеннән СПИД үзәге белгечләре тарафыннан шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында профилактика эшләре алып барыла, график нигезендә ВИЧ-инфекция һәм хәвефсез яшәү турында лекцияләр укыла. Җенси юл белән йогышлануның кискен артуы һәм өлкән яшьтәгеләр категориясенең өлеше үсү әлеге контингентны ныграк колачлау зарурлыгына китерде.

13 ноябрьдә белгечләр 63нче “Калинка” балалар бакчасында булдылар. Әңгәмә видеороликлар күрсәтү белән барды, ахырдан шул темага брошюралар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International