Бүген Бөтендөнья юл-транспорт аварияләрендә һәлак булучыларны искә алу көне

2014 елның 16 ноябре, якшәмбе
БМО генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт аварияләрендә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә.

Аның максаты – планетада яшәүчеләрнең игътибарын шундый күңелсез фактка җәлеп итү: бөтен дөньяда юл-транспорт аварияләре аркасында көн саен 3 меңнән артык кешенең гомере өзелә, 100 меңләп кеше җитди җәрәхәт ала. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күпчелеге яшьләр.

БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы аварияләр аркасында һәр елны 1 миллион 300 меңләп кеше һәлак була.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының прогнозлары шулай күрсәтә: 2020 елда юлларда аварияләр булу аркасында имгәнү кешеләрнең үлү яки имгәнүләренең төп сәбәпләре арасында өченче урынга күтәрелергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International