Әлмәттә бәйрәмнәр оештыруга җитди карыйлар

2014 елның 16 ноябре, якшәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм һәм социаль яклау буенча урынбасарыРавил Хәйруллин рәислегендә Ана көне (30 ноябрь), Инвалидлар декадасы һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең традицион бәйрәменә (3 декабрь) әзерләнү һәм аларны үткәрүгә багышланган киңәшмә булды.

Ана көненә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә, Мәшгульлек үзәгендә, предприятиеләрдә, коллективларда төрле чаралар – тематик һәм әңгәмәләрдән башлап ачык ярышларга кадәр – оештыралачак. Әти-әниләргә матур сүзләр ишетү кайчан да рәхәт, ә Ана көнендә гади генә бүләк алу һәм котлау сүзләре ишетү бала үстергән һәр хатын өчен бигрәк тә күңелле булачак.

Инвалидлар декадасында Район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашу, Яшьләр үзәге сәхнәсендә инвалидлар катнашында спектакль кую кебек истәлекле чаралар бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International