Балалар-яшьләр иҗат үзәгенә 60 ел!

2014 елның 15 ноябре, шимбә
Әлмәт Балалар-яшьләр иҗат үзәге үзенең 60 еллык юбилеен киң колач белән билгеләп үтте. Үзәккә йөрүчеләр кунакларга һәм чакырылган кешеләргә чын җыр-музыка бәйрәме оештырдылар.

Хөрмәтле кунаклар арасында Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, район советының аппарат җитәкчесе Ринат Шәйхатаров, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Василий Самойлов, “Рухият” фонды җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова бар иде.

Учреждениенең элекке җитәкчеләрен, коллективын җылы хисләр белән искә алдылар. Үзәк белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән Гөлсинә Нуретдинованы көчле алкышлар белән каршыладылар. Үзәкнең хәзерге яңа бинасын төзү нәкъ менә ул эшләгән чорга туры килә.

Наҗия Хәйдәрова Үзәк коллективын һәм директорын район башлыгы Мәҗит Салихов һәм райбашкарма җитәкчесе Марат Гыйрфанов исеменнән юбилей белән котлады, яңа иҗади казанышлар теләде.

Юбилярларны котлап, аларга мактау грамоталары, бүләкләр иапшырылды. Төп бүләкләрнең берсе район башлыгы Мәҗит Салиховның акча сертификаты иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International